Президентның Дәүләт Советына юлламасын «Рәсми Татарстан» сайты онлайн күрсәтәчәк

Трансляция 8 октябрьдә 10:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына Юлламасы «Рәсми Татарстан» сайтында онлайн күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә республика парламенты утырышында Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә.

Чара Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, 10:00 сәгатьтә башланачак, диелә хәбәрдә.