Аксубайда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә футбол кыры төзиләр

Мәйданы 7 мең кв. метрдан артык булган футбол кыры октябрьдә файдалануга тапшырылачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Аксубай авылында якын киләчәктә яшь спортчылар өчен футбол кыры ачылачак. Төзелеш «Демография» илкүләм проектының  «Спорт — яшәү нормасы» федераль программасы буенча алып барыла. Аның максаты — даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның санынен арттыру, югары казанышлар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза.

Футбол кырын октябрьгә тапшыру ниятләнә. Бу футболчылар өчен зур мәйданчык булачак, аның мәйданы 7 мең кв. метрдан артык тәшкил итәчәк.

Бүгенге көндә биредә эш тулы көченә бара — эшчеләр газон салырга әзерләнә, өслек кайтарылган. Спорт мәйданчыгы футболчыларның тренировкалары өчен генә хезмәт итмәячәк, биредә район үзәгендә яшәүчеләр дә шөгыльләнә ала.

«Һәр җирлектә спорт мәйданчыклары укыту процессын оештыруда ярдәм итә», — дип басым ясады район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.

Аның сүзләренчә, укучылар спорт залларында гына түгел, ә ачык һавада да шөгыльләнә, бу сәламәтлек өчен икеләтә яхшы.