Путин Эрдоган белән Сирия буенча саммит алдыннан очрашты

Россия Президенты Тегеранга Россия — Төркия — Иран саммитында катнашу өчен килде.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Эрдоган белән Тегеранда Халыкара конгресс-үзәктә очрашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Очрашу Сириядәге вазгыять турында фикер алышу барачак Россия — Төркия — Иран саммиты алдыннан булды.

Сөйләшүләрдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Россия оборона министры Сергей Шойгу, шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашты.