Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең яңа беренче урынбасарын билгеләделәр

Зөфәр Касыймов кандидатурасын депутатлар кандидатурасын бертавыштан кабул итте.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада башкарма комитетның яңа беренче урынбасары итеп Зөфәр Касыймовны билгеләделәр. Бу хакта Алабуга муниципаль районы рәми сайтында хәбәр ителә.

Алабуга районы III чакырылыш советының 35 нче сессиясендә Зөфәр Касыймов кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан кабул иттеләр.

  • Зөфәр Касыймов Алабугада туган. 1995 елда Алабуга дәүләт педагогика интитутында физика-математика факультетын, 2004 елда - Уфа дәүләт нфть химиясе университетын тәмамлаган. Касыймов озак еллар «Татнефть» ГАҖ нефть чыгару идарәсендә хезмәт куйган, 2012 елдан Алабуга водоканалында төрле вазифаларны биләгән. Яңа билгеләнешкә кадәр Касыймов «Татнефтепродукт» ААҖ филиалында баш инженер урынбасары булган.