news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов штабы медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Медицина җәмгыяте вәкилләре диспансеризация, медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм өлкән буын белән эшләү турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов штабы медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентына Рөстәм Миңнеханов кандидатын хуплау штабы әгъзалары медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

«Бу Татарстан Президентына Рөстәм Миңнеханов кандидатын хуплау штабының медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән беренче очрашуы. Без амбулатория-клиник ярдәм күрсәтүгә өстенлек бирдек, чөнки безнең сайлау штабына мөрәҗәгатьләрнең 80 процентка якыны медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносы белән бәйле», — дип уртаклашты штаб әгъзасы һәм Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.       

«Россия Хөкүмәте беренчел звеноны модернизацияләү программасын эшләргә карар кылды, ә Татарстан киләсе елдан эшли башлаячак төбәк программасын булдырды. Биш ел эчендә аның буенча 820дән артык сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау һәм 312 яңа объект — ФАП, поликлиника, гомум практика табиблары бүлмәсе төзү планлаштырыла», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Казанның 7нче балалар шәһәр поликлиникасы баш табибы Таиса Чернова укучыларның сәламәтлек проблемасын күтәрде. Аның сүзләренчә, поликлиникаларда табибларга яшүсмерләргә игътибар итәргә кирәк. Аларның компьютерга бәйлелеге аркасында күз күреме һәм умыртка сөяге зыян күрә.                                                                                          

Казанның 7нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Ольга Багданова халыкның, бигрәк тә хроник авыруларның, планлы диспансеризациясенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул искәртеп узганча, илдә 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ел саен диспансеризация үтү өчен ял көне алырга хокук бирә торган закон кабул ителде.      

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановтан тыш, республика Президенты вазифасына кандидатлар булып Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альмир Михеев («Гадел Россия»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) тора. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 11-13 сентябрьдә узачак. Соңгы көн бердәм тавыш бирү көне булып тора.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100