news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары элеккеге еллардагы парламент җитәкчеләрен искә алды

Татарстан парламентарийлары Казанның Арча, Самосырово һәм Яңа Татар бистәләрендә булды.

Дәүләт Советы депутатлары элеккеге еллардагы парламент җитәкчеләрен искә алды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумын, соңыннан ТР Дәүләт Советын җитәкләгән күренекле сәясәт эшлеклеләренең каберләренә чәчәк салды. Чара ТАССРның — 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без республикабызны үстерүдә зур көч куйган һәм энергиясен сарыф иткән атаклы кешеләрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз. Глобаль тарих юктан бар була алмый. Теләсә кайсы дәүләт, республика, хәтта авыл яки торак пунктның да үз тарихы бар. Аларның һәркайсында инициативалы кешеләр яшәгән», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика җитәкчеләре юбилей елы дәвамында мәшһүр татарстанлыларны хөрмәтләп искә ала. Кичә алар ТАССР Халык комиссарлары советы һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләренең каберләренә чәчәкләр куйды.

Бүген исә Татарстан парламенты башлыгы һәм депутатлар 1983-1985 елларда ТАССР Югары Советы Президиумын җитәкләгән Әнвәр Баһаветдинов, 1937-1951 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе вазифасын биләгән Гали Динмөхәммәтов һәм 1995-1998 елларда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарган Василий Лихачев монументларына чәчәк салды.

Самосырово зиратында парламентарийлар 1959-1960 елларда ТАССР Югары Советы Президиумын җитәкләгән Камил Фасеевның кабере янында булды.

Көн дәвамында депутатлар шулай ук 1960-1980 елларда Татарстан парламентын җитәкләгән Салих Батыев һәм Сәлах Низамовның монументларына чәчәк куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100