Чирек гасыр эчендә Татарстан парламенты ничә закон кабул итүе мәгълүм булды

Шуларның 30 проценттан артыгын республика Дәүләт Советы депутатлары эшләгән.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1990 еллар башыннан алып, Татарстан парламенты тарафыннан 1,5 меңләп закон кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә закон чыгару органының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

“Әлеге законнарның 600 гә якыны фундаменталь, үзенчәлекле законнар, ягъни безнең парламент тарафыннан әзерләнгән”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, бүген журналистлар белән очрашу барышында ТРның “Матди булмаган мәдәни мирас турында”гы закон проекты хакында сөйләшү булды. Бу закон проекты Россия күләмендә кабул ителмәгән һәм бары 3 субъектта гына гамәлдә.