Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне саклап, буыннан-буынга тапшыру”

ТР парламенты башлыгы, республиканың күп милләтле яшьләре белән бергә, Билгесез солдат һәйкәленә һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген иртән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татарстанның мәдәни мозаикасы” республика милләтара яшьләр фестивалендә катнашучылар белән бергә, Казандагы М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында каршындагы Билгесез солдат һәйкәленә һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр китерде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында хәтер яңартырга билгеләнгән бер минут тынлыктан башланган әлеге чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр биргәнчә, “Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестивале шушы көннәрдә Казанда, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан, уздырыла. Фестиваль Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында, үткәрелә. Анда, гадәттәгечә, милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 200ләп вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикабызда этномәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнаша.

Бүгенге чарада Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, матур гадәт буенча, бу көннәрдә Бөек Җиңү бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. “Бу күзләребезгә яшь тула торган моңсу бәйрәм. Шул ук вакытта Җүңүнең бөек шатлыгын, гаделлекнең тантана итүен тоябыз”, – ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп узганча, Бөек Җиңүгә бик зур корбаннар бәрабәренә ирешелде. Сугышның беренче көннәрендә үк республикадан 700 меңләп татарстанлы фронтка алынды. Шулардан 25 проценты диярлеге югары дәрәҗәләргә, орденнарга һәм медальләргә лаек булды, республикабызны танытты. Ул чакта фронтта татар да, рус та, үзбәк тә, таҗик та, кыргыз да, әрмән дә, Советлар Союзында яшәгән башка бик күп халыклар да иңне-иңгә куеп көрәште, дип бердәмлеккә игътибарны юнәлтте ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада сугышта катнашкан 3 меңләп ветеран һәм аларга тиңләштерелгән 65 меңләп кеше – тыл ветераннары, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һ.б.лар исәпләнә.

“Алар хакимият органнары, яшь буын кайгыртуында яши. Әмма, ни үкенеч, дөньялар тыныч түгел. Бүген Көнбатыш илләренең кайберләре Кызыл Армиянең, совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметеп, хәтта кимсетеп күрсәтергә тырыша. Безнең бурыч – сугыш турындагы хакыйкатьне саклап, буыннан-буынга тапшыру”, – дип, Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләренә мөрәҗәгать итте, аларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, аяз күк йөзе теләде.

Шуннан соң “Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестивалендә катнашучы егетләр һәм кызлар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрне татар, төрекмән, белорус, чуваш, таҗик телләрендә сөйләде.

Чара флешмоб белән төгәлләнде. Кулларына Георгий тасмасы төсендәге карточкалар тоткан килеш, яшьләр “Победа” сүзе рәвешендә тезелеп басты. Шул рәвешле, алар зур күләмле Георгий тасмасын хасил итте.