Казанда Җиңү көненә багышланган автоярыш митинг белән тәмамланды

Бүген Казанда Җиңүнең 64 еллыгына багышланган автомотоярыш төгәлләнде
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казанда ТР РОСТО (ДОСААФ) тарафыннан оештырылган Җиңүнең 64 еллыгына багышланган автомотоярышның йомгаклау этабы узды. Старт алдыннан РОСТО (ДОСААФ) бинасы алдында митинг булды.
Митингта катнашучыларга, алар исәбендә “Бердәм Россия”нең “Яшьләр гвардиясе” вәкилләре, шулай ук РОСТО (ДОСААФ)да шөгыльләнүчеләргә оешма идарәсе рәисе – беренче ранг капитаны Радий Зарипов мөрәҗәгать итте. Ул барлык сугыш ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады һәм Татарстан буенча автоярыш РОСТО (ДОСААФ) тарафыннан һәр ел саен үткәрелүен билгеләп үтте.
Шулай ук сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Борис Гривцов кунаклар һәм митингка җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, яшь буын исеменнән котлауны РОСТО (ДОСААФ) мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең берсе укыды.
Митинг ахырында ветераннарны “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин котлады. Аннары автоярышта катнашучылар һәм ветераннар автомобильләрдә һәйкәлгә чәчәкләр куярга киттеләр.