420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең күтәрелеш чоры узмаган әле, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьне хәл итүгә багышланган онлайн-киңәшмәдә. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт башлыгы коронавирус ситуациясен игътибар белән күзәтергә кушты. Инфекциягә каршы көрәш мәсьәләсендә төп бурыч — гражданнарның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү.
Кабул ителгән карарлар уйланылган һәм килеп туган вазгыятькә тиңдәш булырга тиеш.
«Хәзер башкалар ясаган хаталарны кабатламаска, алардан сабак алып, медицина, фәнни җәмәгатьчелек позициясенә таянып, нәтиҗәләр ясарга кирәк», — диде Президент.