news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы комитеты спорт объектларында гыйбадәт кылу бүлмәләре булдыруны хуплады

«Ак Барс Банк Арена»да мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе 2013 елда стадион ачылганнан бирле бар, ә 2017 елда аны ФИФА Конфедерацияләр Кубогы вакытында файдаланганнар.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты спорт объектларында махсус дини бүлмәләр булдыру проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Спорт объектларында дини бүлмәләрне оештыру турындагы проект палатаның фикер алышуына чыгарылачак (Дәүләт Думасы - Т-и иск.), - дип белдерде комитет башлыгы Михаил Дегтярев. – Без моны оештыручыларга җанатарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү хокукын бирү өчен эшлибез. Барысы да хуплый».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Ак Барс Банк Арена» стадионында мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе 2013 елда объект ачылганнан бирле бар. Дөрес, ул трибуна асты биналарында – спорт объектының «Көнбатыш» зонасында урнашкан. 2017 елда аннан ФИФА Конфедерацияләр Кубогы оештыру комитетының һәм Халыкара футбол Федерациясенең кайбер вәкилләре Рамазан аенда матчлар вакытында файдаланды.

Шул ук вакытта закон чыгаручыларның барысы да бу проектны хупламый. Хоккей буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов бу закон инициативасы өчен тавыш бирүдән баш тарткан һәм: «Дога кыласың килсә, чиркәүгә яки мәчеткә бар. Моның ни өчен кирәклеген аңламыйм», дигән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100