“Татар-информ” агентлыгында “Дмитрий Медведев белән әңгәмә”нең онлайн-трансляциясе күрсәтелә

Иртәгә Россия Премьер-министры 5 федераль телеканал сорауларына җавап бирә

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев туры эфирда “Беренче канал”, БДТРК, “РЕН ТВ”, “НТВ” һәм “Дождь” кебек 5 федераль телеканал вәкилләре сорауларына җавап бирә.
РФ Хөкүмәт җитәкчесе белән әңгәмә “Россия-1” телеканалында трансляцияләнәчәк.
“Дмитрий Медведев белән әңгәмә”не онлайн режимда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында карарга һәм тыңларга мөмкин. Трансляция 12 сәгатьтә башлана.