И.Халиков: “Без элек хыяллана гына алган проектларны чынга ашыруга ирештек”

“Россия транспорты -2012” күргәзмәсендә Татарстан экспозициясе игътибарны җәлеп итте

  (Мәскәү, 6 декабрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия Транспорт министрлыгы һәм Россия тимер юллары вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару вакытында мөһим килешүләр төзелде, дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия транспорты” VI халыкара күргәзмәсендә Татарстан делегациясе эшен бәяләп.
Яклар аэроэкспресс тимер юл составын Казанга кайтару үзенчәлекләре, шулай ук киләсе елда авылларда юллар төзелеше программасын гамәлгә ашыру турында килеште.
“Безнең өчен бу күргәзмә үзенчәлекле булды. 5 ел элек быел төзелгән һәм ачылган объектлар хакында хыяллана гына ала идек. Шәһәрдә яңа юл чишелешләре пәйда булды, аэропорт реконструкцияләнә, тиздән шәһәр үзәгенә кадәр аэроэкспресс эшли башларга тиеш. Бу шәһәрнең транспорт ирфраструктурасын үстерүдә зур адым. Татарстанлылар һәм кунаклар бу үзгәрешләрне бәяләр дип өметләнәм”, - диде Илдар Халиков.
Премьер Татарстанда геомәгълүмат системасын кертүгә игътибарны юнәлтте. ГЛОНАСС системасы ярдәме белән мәктәп автобусларының юлда йөрүен күзәтелә, трассда бөкеләрне бетерелә, ашыгыч хезмәтләр эше координацияләнә.
Илдар Халиков күргәзмәдәге башка стендларны да карады.
“Транспорт кебек эре юнәлешләрдгеә күргәзмәдә катнашу бер-ике көндә мөһим элемтәләрне җайга салу һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте ул.