Татарстан парламентының чираттагы утырышы кайчан булачагы мәгълүм булды

Бу хакта комитет утырышыннан соң Разил Вәлиев хәбәр итте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышы 26 октябрьдә узар дип планлаштырыла. Бу хакта бүген парламетның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы азагында аның рәисе Разил Вәлиев җиткерде.

«Киләсе сессия якынча 26 октябрьдә булыр дип планлаштырыла. Депутатларга алдан хәбәр ителер», - диде ул.