Дәүләт Думасы депутатлары Болгарда дини оешмалар турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча фикер алыштылар

Үзгәрешләр Россия Президенты йөкләмәләрен гамәлгә кую максатыннан кертелә

  (Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Кичә “Болгар” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында РФ ФҖ Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетының күчмә утырышы узды. Утырыш кысаларында “Дәүләт-дини оешмалар системасын камилләштерү” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Көн үзәгенә “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты буенча фикер алышу мәсьәләсе куелган иде. Үзгәрешләр Россия Президентының дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген аеруча контрольдә тоту механизмын булдыру турындагы йөкләмәләрен гамәлгә ашыру максатыннан кертелде. Бу механизм дини оешмаларның экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә катнашы булуы, шулай ук, РФ нең башка законнарын бозу очракларын вакытында ачыклау мөмкинлеге бирергә тиеш.

Утырышны Дәүләт Думасы комитеты рәисе Ярослав Нилов ачты. Республика җитәкчелеге исеменнән күчмә утырышта катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сәламләде. Ул республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Ярослав Нилов җитәкчелегендәге иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетына “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” РФ Законына үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан инициативасын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” законга үзгәрешләр кертүнең актуальлеге хәзерге күпсанлы каршылыкларны хәл итү ихтыяҗына нигезләнгән. “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” РФ Законына үзгәрешләр кертү турындагы” закон проекты хәзерге контроль тәртибен үзгәртә.

Беренчедән, дини оешмалар “Корммерцияле булмаган оешмалар” законының 32 нче маддәсе йогынтысында булмый. Аларның эшчәнлеген контрольдә тоту тәртибе дини оешмалар өчен “Намус иреге турындагы” закон буенча билгеләнәчәк.

Икенчедән, юстиция органнарына чит ил чыганакларыннан финансланган дини оешмалар гына хисап бирәчәк. Калган дини оешмалар юстиция органнарына чит ил чыганакларыннан финанс ярдәме алмаулары турында гариза язарга тиеш.

Өченчедән, юстиция органнарының дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен тикшерү мөмкинлекләре чикләнәчәк. Андый тикшерүләр, дини оешмаларга халыкара һәм чит илләр оешмаларыннан, чит ил кешеләреннән һәм гражданлыгы булмаган затлардан акча яки башка милек бирелгән һәм дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан дини оешманың эшчәнлегендә экстремизм (террорчылык) билгеләре турындагы РФ законын бозуы турында мәгълүмат булган очракта гына үткәреләчәк.

Ярослав Нилов сүзләренә караганда, "түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның тәкъдимнәре намус иреге турындагы федераль закон өстендә эшләгәндә исәпкә алыначак, аның төп максаты – башкарма хакимият органнары өчен нәтиҗәле чаралар комплексы булдыру.