news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ЧИРМЕШӘНАГРО» кырларында пневмотәгәрмәчле техника эшли

Район кырларында Ростов белгечләре эшли.

«ЧИРМЕШӘНАГРО» кырларында пневмотәгәрмәчле техника эшли
Илшат Гозәеров

(Чирмешән, 6 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте 1100 гектарда чәчелгән уҗым бодае басуларына 400 гектардан күбрәк мәйданда ашлама керткән. Дымлы кырларны таптатмас өчен, монда әлеге мәшәкатьләрне махсус, читтән китерелгән пневмотәгәрмәчле техника белән башкаралар.

-Без Ростовтан пневмотәгәрмәчле техникалары булган белгечләр чакырттык. Резина тәгәрмәчле бу автомашина кырлар юеш булганда да уҗымнарны таптамый. Аммиак селитрасын шуның ярдәмендә кертәбез, — ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Читтән килгән белгечләр эшләрен Самара өлкәсе чигендәге уҗым бодаеннан башлаганнар, беренче көнне 300 гектар мәйдан буйсындырылган.

-Хәзер уҗымнарның нәкъ менә уянган, ныгыр өчен «ашарга сораган» вакытлары. Дымлы җиргә сиптерелгән ашлама эреп, сеңеп өлгерергә тиеш. Корыга китсә, аның файдасы кими. Шунлыктан барын да бик тиз эшләргә кирәк.

"Санап карадык, Ростов белгечләре ярдәме белән 1 гектарга ашлама кертүнең бәясе 240 сумга төшә, үзебезнең техника белән — 195 сум. Чагыштырмача кыйммәтрәк кебек тоелса да, безгә алар белән эшләү отышлы: беренчедән — уҗымнар тапталмый, икенчедән, җәмгыять эшчеләрен башка эшләргә җәлеп итәргә мөмкин, өченчедән «кунаклар» тиз, бик белеп эшлиләр. Кичә алар төнге 12гә кадәр кырда булдылар. Бүген исә иртәнге 5тә үк очраштык", дип сөйләде җәмгыять җитәкчесе.

Илшат Гозәров әйтүенчә, хуҗалыкта язын 1561 гектарда — бөртеклеләр, былтыргы чамада — 850 гектарда көнбагыш, 558 гектарда рапс чәчәргә ниятлиләр. Кыр эшләренә 11 трактор, 4-5 машина «җигеп», бу мәшәкатьләрне 30-35 хезмәткәр көче белән җиңеп чыкмакчылар. Игенчеләрне көненә ике тапкыр ашату оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100