news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова: «Бердәм Россия» партиясенә яшьләрнең күпләп килүен күрәбез

Партия өлкән коллегаларның тәҗрибәсен һәм яшь буынның стандарт булмаган карашларын берләштерә, диде Римма Ратникова.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Бердәм Россия» партиясе үзенең кадрлар составын яңарту өчен нәтиҗәле механизм куллана. Ул эшчәнлектә өлкән буынның тәҗрибәсен һәм мәсьәләләрне хәл итүдә яшьләрнең яңа карашын берләштерә.

«Татар-информ» белән әңгәмә вакытында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары, республиканың Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйткәнчә, үзенең 20 еллыгында «Бердәм Россия» партиясе составын яңартуга йөз тотуын дәвам итә.

Бу «Бердәм Россия»нең Дәүләт Думасындагы фракциясе составына да кагыла — көзен узган сайлау нәтиҗәләре буенча аның яртысыннан күбрәге яңарган. Партиянең республика бүлекчәсендә дә яңарыш процесслары бара.

«Даими яңарыш бара. Яшьләрнең килүен күрәбез. Партиянең җитәкче органнары да яңара — бу беренчел оешмалардан, җирле бүлекчәләрдән башлап югарыга кадәр дәвам итә. Партиянең уставында ротация кирәклеге турында пункт бар», — дип аңлатты Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, партия өлкән коллегаларның тәҗрибәсен һәм яшь буынның стандарт булмаган карашларын берләштереп, кадрлар яңарышының нәтиҗәле механизмын булдыра алган.

«Партиядә берничә ел эшләгән кешеләрнең эше актуаль булып кала. Шул ук вакытта партиянең яңа әгъзалары ил һәм республика алдында торган бурычларны хәл итү өчен яңа караш булдыра», — диде Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия»гә килүче яңа кадрлар һәрберсе дә үзләренең һөнәри юнәлешләрендә шактый зур уңышларга ирешкән кешеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100