news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы составының яртысыннан артыгын яңартканнар

Җитәкче орган составына 170 кеше кергән.

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы составының яртысыннан артыгын яңартканнар
https://er.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясенең 20 съездында сәяси партиянең Генераль советы Президиумының 50 проценттан күбрәге яңартылган.

«Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, җитәкче орган составына 170 кеше кергән. Аңа Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова, Дагыстан башлыгы Сергей Меликов һәм сенатор Инна Святенко кушылган.

Этика буенча комиссия составын да яңарган. Комиссия рәисе булып Дәүләт Думасы депутаты, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова калды. Аның урынбасары булып Иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Василий Пискарев сайланды.

Комиссиянең җаваплы сәркатибе вазифасына депутат Евгений Ревенко билгеләнде. Әлеге ведомство составында 11 кеше исәпләнә.

Сәяси партия съезды вакытында Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» башлыгы вазифасына яңадан сайланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100