Төркия Президенты Россия урынына энергия ресурслары белән бүтән тәэмин итүчеләрне табачагын белдергән

Эрдоган альтернатив энергия белән тәэмин итүчеләр сыйфатында Катар белән Әзербайҗанны карый

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Россия урынына энергия ресурслары белән бүтән тәэмин итүчеләрне табарга мөмкин. Бу хакта AFP агентлыгына сылтама белән ТАСС белдергәнчә, шимбә көнне Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдергән.

"Башка тәэмин итүчеләрне табарга була", - дигән Эрдоган Катар белән Әзербайҗанны күз уңында тотып.

Элегрәк Эрдоган Төркиянең Россиядән төп нефть һәм газ сатып алучы булганын әйткән иде.

Искәртеп узабыз: Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре 24 ноябрьдә Төркия Хәрби Һава көчләренең "Ислам дәүләте"нә каршы операциядә катнашкан "Су-24" Россия самолетын бәреп төшергәннән соң кискенләште. Самолет ул вакытта Төркия чигеннән 1 чакрым ераклыкта Сүрия өстендә булган.