ТР Дәүләт Советында Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды

Чара Башкортстан Республикасы парламентарийлары катнашында узды

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында “Россия федерализмының конституцион нигезләре: торышы һәм перспективалар” темасына түгәрәк өстәл булды. Ул Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышланды һәм Башкортстан Республикасы парламентарийлары катнашында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, Россия Конституциясе 20 ел эчендә, хокукый һәм демократик дәүләт буларак, илнең оешуына һәм үсешенә нигез булды. “Без шул масштаблы вакыйгаларның шаһитләре, - диде ул. – Илдә ул вакытта яңа федератив мөнәсәбәтләр урнаша башлады. Илнең Конституциясе даими рәвештә тулыланып һәм камилләшеп, Россия федерализмының нигезләрен салды. Татарстан Республикасы әлеге яңарыш процессында төп катнашучыларының берсе булды”.
ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Россия федерализмының конституцион нигезләре трында доклад белән чыгыш ясады. Ул Россия Конституциясен зур сәяси киләчәккә ия һәм илнең халыкларын берләштерә торган документ буларак бәяләде. “Бу җанлы, һәрвакыт үсә торган, яклауга мохтаҗ организм”, - дип билгеләде ул.
Шакир Яһудин федерализмның РФ сәяси тотрыклылыгын саклау һәм күпмилләтле халыкны үстерү таләпләренә җавап бирә торган принцибы Конституциянең нигезе булачак һәм илнең ихтыяҗларына хезмәт итәчәк, дип ышана.
БР Корылтаеның дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Зөфәр Еникеев 3 нче декабрьдә Уфада үткән түгәрәк өстәл нәтиҗәләре трында сөйләде. Ул Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган булган. Аның сүзләренчә, БР закон чыгаручылары Россия дәүләте төзелеше системасында федерализм принцибының тотрыклы булуына ышаналар.
ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов Россия федерализмы үсешендә Татарстанның ролен билгеләп үтте. “Россиянең башка юлы юк, - диде ул. – Федераль үзәк белән федерация составындагы милли республикалар арасында Конституция белән ныгытылган мөнәсәбәтләр илнең ирекле үсешенә гарантия”.
Галимнең сүзләренчә, соңгы елларда төзелгән хакимият системасының федерализм белән уртак бернәрсәсе дә юк, ул, төбәкләрнең үсешенә зыян салып, икътисадның гадәттән тыш үзәкләшүенә ярдәм итә, коррупцияне яклый. Ул шулай ук капитализм шартларында төбәкләрне үзара тигезләргә тырышуны тискәре бәяләде. Базар мөнәсәбәтләре ил эчендә диниара элемтәләрне җимерә һәм үзәк, ерак төбәкләр белән элемтәләрне тагын да ерагайта, дип ышана сәясәтче, шуңа күрә Россиягә киләчәктә мондый күренешләрне дә исәпкә алырга туры киләчәк.