“Яшь гвардия” системалы рәвештә эшләргә тиеш – Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстанның “Яшь гвардиясе” хисап-сайлау конференциясе уздырды

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген Казанда “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең III хисап-сайлау конференциясе узды.
Республика “яшь гвардиячеләре”нең элеккеге җитәкчесе Илья Савельев 2010 елның мартыннан алып 2012 елның ноябренә кадәр яшьләр оешмасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу чорда активистлар күп кенә иҗтимагый акцияләрдә, бөтенроссия конференцияләрендә һәм форумнарда катнашты. Докладчы “Агентлар” федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашучы активистлар эшен аерым билгеләп үтте. Анда катнашучылар уен бизнесы нокталарын, тиешсез урыннарда һәм балигъ булмаганнар арасында алкоголь тарату, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар һәм наркотик матдәләр тарату очракларын ачыклау буенча рейдларда уздырган.
Татарстан “яшь гвардиячеләре” үз проектларын да эшли. Аларның берсе – 2011 елда узган сәяси дебатлар буенча республика турниры. Ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы грантын откан.
“Яшь гвардиячеләре” ул кадрлар резервы!” – дип белдерде “Яшь гвардия” Казан бүлеге җитәкчесе Руслан Баянов.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең яшьләр бүлеге эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Татарстан яшьләр бүлегенең бөтен мөкинлекләрен дә файдаланмадык. Сайлаулар вакытында оешмалар эше активлашты, ә аннары күп төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә тынды”, - дип белдерде ул. “Яшь гвардия” системалы рәвештә эшләргә, проблемаларны хәл итүдә катнашырга һәм бу хәрәкәткә яңа катнашучыларны җәлеп итәргә тиеш, дип саный Татарстан парламенты башлыгы.
Ул, “яшь гвардиячеләр”гә “Бердәм Россия” оешмас иң актуаль проектларын гамәлгә кую өчен акча табачак дип вәгъдә итте. “Яшь гвардия”гә яшьләрне экстремизм белән шөгыльләнүче төрле милли хәрәкәтләрдән, оешмалар йогынтысыннан саклау буенча эш алып барырга кирәклеге турында белдерде.
Республиканың җирле бүлекләре делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән 2 елга “Яшь гвардия” төбәк штабы җитәкчесен сайлады. Илья Савельевны Казанның Идел буе районында “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе буларак партиядә оештыру эшләре алып барып тәҗрибә туплаган Ксения Владимирова алмаштырды.
Ачык тавыш бирү юлы белән “Яшь гвардия”нең 15 кешедән торган төбәк штабы һәм контроль-ревизия комиссиясе сайланды.