Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыкларының медиарейтингын җитәкләде

Сентябрь аенда гамәви мәгълүмат чараларында республика башлыгы 12 мең 496 тапкыр искә алынган.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь аенда Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларының медиарейтингын җитәкләде. Бу тикшеренүне "Медиалогия" мәгълүмати-аналитик компаниясе әзерләгән.

Сентябрь аенда гамәви мәгълүмат чараларында республика башлыгы 12 мең 496 тапкыр искә алына. Мәгълүмат кырының сыйфат күрсәткече, ягъни медиаиндекс 82 160,7 тәшкил итә.

Медиарейтингта икенче урынны Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев (медиаиндекс — 63 678,4) урнашкан, өченчедә — Пермь крае губернаторы Максим Решетников (61 106,9).

Ә бөтен ил төбәкләре арасындагы рейтингта Рөстәм Миңнеханов бишенче урынны били. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (медиаиндекс — 254 024,6), Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (110 899,9), Свердловск өлкәсе башлыгы Евгений Куйвашев (99 350,6) һәм Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев (87 170,5) узган.