news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан округларында Думага сайлауларда көндәшлек бер урынга 10 кешегә җитә

Хәзерге вакытта теркәлгән кандидатлар һәм кандидатларны теркәү турындагы карарны көтүчеләр саны буенча Әлмәт һәм Үзәк округлар әйдәп бара.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиядә РФ Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар теркәү өчен документлар кабул итү төгәлләнде. Татарстанда Дума мандатларына ия булу өчен көрәштә 6 бермандатлы округ буенча 54 кандидат катнашырга мөмкин. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте.

«Бик тә җитди этап башлана, округ сайлау комиссияләре документлар тикшерергә керешә. 15 августка кадәр кандидатларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк. Барысы да тәкъдим ителгән документларның законда каралган барлык таләпләргә туры килүенә бәйле», - диде Кондратьев.

Хәзерге вакытта теркәлгән кандидатлар һәм кандидатларны теркәү турындагы карарны көтүчеләр саны буенча Әлмәт һәм Үзәк округлар әйдәп бара. РФ Дәүләт Думасына депутат мандатына аларда унышар кандидат дәгъва кыла. Идел буе һәм Мәскәү округларында депутат мандатын – тугызар, Түбән Кама һәм Чаллы округларында сигезәр кандидат дәгъвалый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100