news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә триатлон ярышларында 300 спортчы катнашты

Россия беренчелеге җиңүчеләре Төркиягә юл тотачак, анда ярышлар 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак.

Әлмәттә триатлон ярышларында 300 спортчы катнашты
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 5 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Триатлон буенча Россия беренчелегендә илнең 28 төбәгеннән 300 спортчы катнашты. Егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча ярышларның беренче көне шәхси ярышлардан башланды. Ярымфиналда 15-17 яшьлекләр төркемендә катнашучыларга 300 метр араны йөзәргә кирәк иде. 2 этапта велотрассада 8 чакрым узарга кирәк иде. 3 нче этап — 2 чакрымлы кросс.

Триатлон буенча ярышлар Әлмәт өчен традициягә әйләнде. Һәр яңа ярыш — оештыручылар өчен дә, спортчылар өчен яңа тәҗрибә.

«Шул рәвешле без илебездә Әлмәт имиджын яхшыртабыз. Безнең шәһәр турында ешрак сөйлиләр, кешеләр безнең шәһәрдә ничек матур булуын үз күзләре белән күрә. Шул ук велоюлларны күреп, күпләр соклана», — ди районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин.

Ярышларның икенче көне команда эшен күрсәтте. Монда да триатлон буенча ачык лидерлар билгеләнде.

«Монда теләгән һәркем җиңә ала. Ә 15 -17 яшь категориясендәге спортчылар Европа беренчелегенә әзерләнә һәм, әлбәттә, фаворит-Мәскәү шәһәре. Һәм алар җиңәләр, әмма, нигездә, команда составы буенча аларның бүген потенциаль җиңүчеләр булуы аңлашыла инде», — дип сөйләде ярышларның баш хөкемдары Светлана Самохвалова.

Россия беренчелеге җиңүчеләре Төркиягә юл тотачак, анда ярышлар 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр узачак.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100