Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрдә сайлаучыларга икешәр бюллетень биреләчәк

Сайлауларда катнашу өчен, сайлау фонды партияләр өчен – 6 млн. сумга кадәр, кандидатлар өчен 600 мең сумга кадәр булырга тиеш

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына көзен булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Анда “Бердәм Россия”, “Патриоты России”, “Яблоко”, “Справедливая Россия”, “ЛДПР”, “Правое дело” партияләрнең Татарстанда теркәлгән бүлекләре вәкилләре катнашты. Очрашуга бары тик КПРФ партиясеннән генә бер вәкил дә килмәгән иде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, сайлау кампаниясенең нечкәлекләренә төшендереп, бу сайлауларда РФ Дәүләт Думасында һәм ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән партияләр һәм алардан куелган кандидатларның имзалар җыймаска тиешлеген аңлатып үтте. Билгеле булганча, бу категориягә “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Справедливая Россия” партияләре керә. Имзаларны шулай ук халкы 10 меңнән ким булган округларда сайланучылар да җыймый.
Сайлауларда катнашу өчен, сайлау фонды партияләр өчен – 6 млн. сумга кадәр, кандидатлар өчен 600 мең сумга кадәр булырга тиеш.
Сайлауларда катнашырга теләгән теге яки бу партиянең агитация алып бару сроклары да төгәл билгеле. Ул соңгы айда 9 октябрьгә кадәр дип билгеләнгән.
Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, сайлау бюллетеньнәрен ике дәүләт телендә муниципаль комиссияләр бастыра. Ә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга чакыручы роликлар чыгарачак. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә сайлаучыларга икешәр бюллетень (берсе – бер мандатлы округ буенча, берсе – партия исемлекләре буенча), калган округларда берәр бюллетень биреләчәк.
“Без барлык сораулар буенча да ачык, - дип, мөрәҗәгать итте А.Фомин партияләр вәкилләренә. – ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларны әзерләү, уздыру өчен җавап бирә, законнарны үтәүгә күзәтчелек итә. Әмма без сайлауларга нәтиҗә ясамыйбыз, җиңүчеләрне билгеләмибез. Без методологик, оештыру ягыннан ярдәм күрсәтәбез”.