Ф.Мөхәммәтшин: “Муниципаль сайлаулар катлаулы чорда узачак”

Аның фикеренчә, урыннарда халыкны кабул итү графиклары төгәл үтәлергә тиеш

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Октябрь аенда Татарстанда ике мөһим сәяси вакыйга көтелә- муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар һәм Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе. Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының 32 нче утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу кампанияләрне уздыру һәм әзерлек эшләренә, нигездә, бер үк актив җәлеп ителгән. Һәр ике кампанияне дә тиешенчә уздыру өчен бөтен көчне кую таләп ителә. Сәяси совет Сектетаре эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча актив составын киңәйтергә чакырды.
Билгеле булганча, муниципаль сайлаулар нәтиҗәсендә, барлык дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнарына 7 мең 954 депутат сайланачак. Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, бу юлы беренче тапкыр республиканың 4 эре шәһәрендә-Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада сайлаулар катнаш система буенча узачак. Ягъни депутатларның яртысы бер мандатлы округдлардан, яртысы партия исемлекләре буенча сайланачак. Ә бер авыл җирлеге округында (Балык Бистәсе районының Саескан Тавы торак пунктында) сайлаулар урынына гражданнар җыены узачак.
Муниципаль сайлаулар катлаулы чорда үтә. Моны үзенең кереш чыгышында сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узды. “Ике ел рәттән бюджет кытлыгы булу сәбәпле, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрү мөмкинлеге булмады. Моннан тыш, республикада бу җәйдәге корылык гадәттән тыш хәл режимы игълан ителүгә китерде. Бүген булган уңышны мөмкин кадәр саклап калу өчен көрәш бара. Иң мөһиме –терлекләрнең баш санын саклап калу”, -ди парламент рәисе. Аның белдерүенчә, быелгы корылык кайбер торак пунктларны су белән тәэмин итүдә шактый проблемалар тудырган. “ Көн саен бу хакта сигналлар алына. Партия әгъзаларының бурычы- боларның берсен дә игътибарсыз калдырмау, хәл итү чараларын күрү”, -дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, шулай ук урыннарда халыкны кабул итү графиклары да төгәл үтәлергә тиеш.
Аның бу сүзләрен бүгенге утырышта Татарстан Хөкүмәтенең 2010-2015 елларга төп эшчәнлек юнәлешләрен бәян иткән ТР Премьер-министры, үзе дә сәяси совет әгъзасы Илдар Халиков куәтләде. Хөкүмәт рәисе белдерүенчә, алдагы елларда быелгы вәзгыятьтән сабак алып, гадәттән тыш хәлләргә әзер булып эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк булачак.
Октябрь аена әле торак-коммуналь хезмәтләргә, энергия ресурсларына киләсе ел өчен тарифлар мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән була. Бүгенге утырышта белдерүләренчә, хәзерге вакытта республика җитәкчелеге шушы катлаулы мәсьәләне хәл итү буенча Мәскәү белән актив эшчәнлек алып бара.
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль сайлаулар кампаниясендә дә “Бердәм Россия” ТР төбәк бүлегенең “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте һәм 30 дан артык иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек итәчәген хәбәр итте. Бүгенге утырышта “Татарстан-яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте белән бу сайлаулар кампаниясен уздыру чорында хезмәттәшлек турында килешүне 2015 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде.