Анатолий Фомин: “Без киң колачлы сайлаулар уздыру алдында торабыз”

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына көзен булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырыш узды

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына көзен булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Утырышны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин алып барды. Анда ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, “Бердәм Россия”, “Патриоты России”, “Яблоко”, “Справедливая Россия”, “ЛДПР”, “Правое дело” партияләрнең Татарстанда теркәлгән бүлекләре вәкилләре катнашты. Очрашуга бары тик КПРФ партиясеннән генә бер вәкил дә килмәгән иде.
“Без киң колачлы сайлаулар уздыру алдында торабыз. Бу сайлаулар икенче мәртәбәсен үткәрелә. Муниципаль берәмлекләрнең чикләре ачыкланган. Норматив база формалаштырылган. Бөтен эш муниципаль бюджетлар хисабына башкарыла”, - диде ТР Үзәк сайлау рәисе Анатолий Фомин.
Билгеле булганча, шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкиллекле органнары мөрәҗәгатьләре нигезендә, муниципаль берәмлекләр сайлау комиссияләре вәкаләтләре Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә йөкләнде. Билгеле булганча, сайлауларга кагылышлы законнар буенча, муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре булып муниципаль сайлаулар оештыручы комиссияләр санала.
Татарстанда 2010 елның 10 октябрендә барлыгы 981 муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына 8 меңгә якын депутат сайлау көтелә. Сайлаулар мажоритар һәм катнаш система буенча узачак. Катнаш сайлау системасы буенча сайлаулар тәүге тапкыр Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама кебек 100 меңнән артык сайлаучы яшәгән шәһәрләрдә уза, бу шәһәрләрдә бердәм сайлау округлары буенча (партия исемлекләре нигезендә) 76 депутат сайланачак.
Район башлыклары, Уставлары нигезендә, җирлекләрдән сайланган депутатлар арасыннан сайлана.
Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары 11 июльдән алып 22 июльгә кадәрге вакыт эчендә сайлауларны уздыру датасы турында карар кабул итәргә тиеш. Муниципаль берәмлекләрдә сайлау кампанияләре матбугатта сайлаулар турында рәсми рәвештә игълан ителгәч старт ала. Аннан соң кандидатлардан гаризалар кабул ителә башлый. А.Фомин билгеләп үткәнчә, быел аларның саны 15 мең булыр дип көтелә. Кандидатларны теркәү агымдагы елның 30 августында кичке сәгать алтыда тәмамлана. Аерым алганда, ЛДПР партиясе сайлауларга Казанда – биш, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада җиде кандидат чыгарырга тели. “Бердәм Россия” партиясе барлык округларга диярлек үз кандидатларын куймакчы. “Яблоко” партиясе исә зур шәһәрләрдә дә генә үзен күрсәтмәкче.

“Быел муниципаль сайлаулар уздырганда җитди һәм принципиаль үзгәрешләр булмаячак”, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Сайлауларга кагылышлы тулырак мәгълүмат белән Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.