Конституциягә тавыш бирү көнендә Хезмәт батырлыгы шәһәрләрен сайларга планлаштыралар

Татарстан башкаласы мактаулы исем алуга дәгъва кылучы 20 шәһәрнең берсе булып тора.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме өчен тавыш бирүне РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрергә планлаштыралар. Казан — мактаулы исем алуга дәгъва кылучы шәһәрләрнең берсе. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе урынбасары, «Тарихи хәтер» партпроекты координаторы Александр Хинштейнга тавыш бирүне берләштерү тәкъдиме белән Куйбышев заводының элеккеге директоры Максим Оводенко мөрәҗәгать иткән. Ул билгеләп үткәнчә, инициатива шәһәрләрне сайлауга россиялеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә булышачак.

«Шулай итеп без күпчелек халыкның позициясен беләчәкбез, димәк, „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән мактаулы исем бирү процессын тизләтәчәкбез», — диде ул.

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алуга дәгъва кылучыларның берсе булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы илнең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган, анда 200ләп хәрби предприятие тупланган була. «Татарстан билгеләнгән тәртиптә Казан шәһәренә мактаулы исем бирү турында тәкъдим кертте. Бу инициативаны 2,5 млн кеше яклавын беләм», — диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова.

«Бердәм Россия» партиясе Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләргә Россия күләмендә тавыш бирү белән беррәттән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен имзалар җыю инициативасын хуплады. Әмма эш ил Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү башланганчы, 1 июльгә кадәр башланачак. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлегендә хәбәр итүләренчә, 12 июньдә имзаларны махсус баннерларда калдырырга мөмкин булачак — аларны тимер юл вокзалларында урнаштырырга планлаштыралар.

Баштарак РФ Дәүләт Думасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелгән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы закон кабул иткән иде. Закон проекты «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан хупланды.