Фәрит Мөхәммәтшин Кабарда-Балкар парламенты делегациясе белән очраша

Парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалау да күздә тотыла.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, ягъни 6 июнь көнне, 15.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кабарда-Балкар Республикасы парламенты делегациясе белән очрашачак.

Татарстанның закон чыгару органы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашудан соң Парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак.

Рәсемдә: Кабарда-Балкар парламенты бинасы.