Олег Морозов: “Россия Ауропа берлеген стратегик партнер буларак карый”

РФ Дәүләт Думасында Ауропа берлеге комиссары Бенита Ферреро-Вальднер җитәкчелегендәге Ауропа комиссиясе делегациясе белән очрашу узды.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Кичә РФ Дәүләт Думасының Герб залында депутатлар, Россия экспертлар һәм журналистлар Ауропа берлеге комиссары Бенита Ферреро-Вальднер җитәкчелегендәге Ауропа комиссиясе делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә Россия законнар чыгару органы матбугат хезмәте.
очрашуны ачып, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов билгеләп үткәнчә, Россия Ауропа берлеген стратегик партнер буларак карый. “Безнең ил Ауропа берлеге Советының яңа база Россия – Ауропа берлеге Килешүе буенча сөйләшүләр башлау буенча Ауропа берлеге Комиссиясе өчен мандат раслау турындагы карарын уңай кабул итте, - диде ул. – 26-27 июньдә Ханты-Мансида булачак Россия – Ауропа берлеге саммиты сөйләшүләр процессына формаль старт бирер дип фаразлыйбыз. Без стратегик партнерлык турындагы яңа килешү Россия белән Ауропа берлегенең тигез хокуклылык, якларның мәнфәгатьләрен ихтирам итү һәм куркынычсызлыкның төп проблемаларын хәл итүдәге уртаклык принципларында реаль якынаю коралы булуына исәп тотабыз”.
РФ Дәүләт Думасының беренче урынбасары финанс-техник хезмәттәшлектә Россия белән Ауропа берлеге мөнәсәбәтләре моделе өстенлекле проектларны бергә сайлап алуга, хезмәттәшлек юнәлешләре һәм өлкәләрен формалаштыруда тигез хокуклы алымнарга нигезләнергә тиеш, дип саный. “Бу очракта “тигез хокуклылык” дип без Россия өчен Ауропа берлеге проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыруны гына түгел, ә бәлки Ауропа берлеге өчен Россия проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен дә аңлыйбыз”, - дип ассызыклады ул.
Олег Морозов сүзләренә караганда, Россия хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе сыйфатында Ауропа берлеге белән энергетика өлкәсендәге багланышларны карый.