Тыңламас авылында Чечня сугышы ветераны истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Мондый истәлек такталары кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтканнарның үз көчләре белән куела.

(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актаныш районының Тыңламас авылында Чечняда хезмәт итеп кайтып, бакыйлыкка күчкән Илнар Фазлыев яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар, дип хәбәр итте район басмасы.

Биредә Илнарның әнисе Флүдә апа, туганнары, Чечняда хезмәт иткән ир-егетләр катнашты. 30 яшендә бакыйлыкка күчкән Илнар турында «кечкенәдән тәртипле, хезмәт сөючән булып үсте, яхшы укыды» дип искә алдылар.

Ветераннар оешмасы җитәкчесе Вазыйх Харисов әйтүенчә, мондый истәлек такталары кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтканнарның үз көчләре белән куела.