«Бердәм Россия» Казандагы форумда партиянең IT-проектларын тәкъдим итәчәк

Татарстанда партиянең цифрлы трансформациясенә багышланган Бөтенроссия форумы ачылды.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең илнең барлык төбәкләрендәге IT-белгечләре Казанга партия тарихындагы беренче цифрлы трансформациягә багышланган Бөтенроссия форумына җыелды. Форумда «Бердәм Россия» партиясенең бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган IT-проектларын тәкъдим итү күздә тотыла.

«Бүген безнең бурыч – кадрларны өйрәтү, үзара тәҗрибә уртаклашу, IT-белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү», - дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга партия Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Наталья Орлова.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, «Бердәм Россия» - цифрлаштыру проблемаларын хәл итүгә системалы рәвештә якын килә торган Россиянең беренче һәм бердәнбер партиясе. Документлар әйләнеше, цифрлы регламентлар системасы гамәлгә кертелә, мониторинг, цифрлы идарә, он-лайн укыту, он-лайн кабул итү форматларын куллану системалары үсеш кичерә.

«Бу үз вакытында үткәрелә торган шундый форматтагы беренче Бөтенроссия форумы. Минем инануымча, бүгенге шартларда IT-технологияләр социаль-икътисади өлкәгә, дәүләт хакимияте органнарына һәм партия эшенә интеграцияләнергә тиеш. Бу эшне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан IT-форумны үткәрү мәйданчыгы сыйфатында тикмәгә генә сайланмаган. 2014-2018 еллардагы сайлау кампанияләрен уздырганда «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты ярдәмендә республикада коммуникацион партия системаларын үстерү юнәлешендәге проектлар гамәлгә ашырылды.

«Бүгенге көндә Татарстанда 2 миллион 250 меңнән артык кеше дәүләт хезмәтләре бердәм мәгълүмати порталында теркәлгән. Бу – яңа проектларны җиңел һәм тиз арада гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган гаять зур байлык», - дип искәртте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.