news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары советы составына керде

Партиянең җитәкчесе янә Дмитрий Медведев булды.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары советы составына партиянең ХХ юбилей съездының йомгаклау, өченче этабы катнашучылары итеп сайланды.

Аларның кандидатураларын партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов тәкъдим итте һәм съезд тарафыннан хупланды.

Грызлов үзе «Бердәм Россия» Югары советы башлыгы вазифасына яңадан сайланды. Партиянең җитәкчесе янә Дмитрий Медведев булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100