Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бердәм Россия» партиясе съездында Дәүләт Думасына сайлауларга нәтиҗә ясаячаклар
Съездның өченче этабы партиянең 20 еллык юбилеена багышланды, ул 1 декабрьдә билгеләп үтелде.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Бердәм Россия» партиясе юбилей ХХ съездының өченче һәм йомгаклау этабын уздырачак. Анда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларга йомгак ясау һәм партиянең җитәкче органнарын ротацияләү күздә тотыла.
ТАСС билгеләп үткәнчә, формаль яктан съезд сайлау алды дип санала. Съездның беренче этабында июньдә Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар исемлекләре расланды, ә августта икенче этапта партиялеләр россиялеләр тәкъдимнәренә нигезләнгән «халык программасы»н кабул итте.
Съездның өченче этабы партиянең 20 еллык юбилеена багышланды, ул 1 декабрьдә билгеләп үтелде. Россия Президенты Владимир Путин аның катнашучыларына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә ниятли Бу хакта элегрәк аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләгән иде.
«Бердәм Россия”нең җитәкче органнарын: Югары һәм Генераль советларны, шулай ук Үзәк контроль комиссиясе һәм Үзәк башкарма комитетны ротацияләү Съездның төп мәсьәләләренең берсе булырга тиеш. Алар биш елга сайланалар.
Партия генераль советы секретаре Андрей Турчак сүзләренчә, узган Дума сайлаулары нәтиҗәләре буенча парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе 50 проценттан артыкка яңарды, киләсе съезддан соң партиянең җитәкче органнары да шул ук санда артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз