Фәрит Мөхәммәтшин Казанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары да катнашты

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Казанның иң сәләтле һәм актив 15 укучысы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан РФ гражданины паспортын алды. Бу мөһим вакыйгада ТР Дәүләт Советы депутатлары , укучылар, аларның ата-аналары да катнашты.
Чара мәктәп балаларын Дәүләт Советы бинасы белән таныштырудан башланып китте.
Фәрит Мөхәммәтшин, бу вакыйганың РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан оештырылуы турында ассызыклап үтте. “Миңа калса, бу чара сезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегездә дә, үзегездә дә дулкынлану хисләре уятадыр. Чөнки паспорт алып, Татарстанда гына түгел, гомумән, Россия Федерациясендә белем алуга, хезмәт итүгә, тулы канлы тормыш алып барырга хокуклы булдыгыз. Шул ук вакытта РФ гражданнары буларак, төп законның нормаларын үтәргә, үзегез туган һәм үскән илнең үсешенә өлеш кертү өчен бурычларыгызны тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш буласыз. Ата-аналарны сайлап алып булмаган кебек, туган илне дә сайлап алмыйлар. Сез – бәхетле буын”, - дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисеннән паспорт алуның дулкынландыруы хакында укучылар яшерми. “Паспорт алыр мизгелләрне көтеп, уч төпләрем тирләде. Бу чарада катнашуым белән бәхетлемен. Фәрит Мөхәммәтшин кебек кешенең кулын кысу – зур горурлык хисләре уята. Киләчәктә беркемнең йөзенә кызыллык китермәскә, бу хөрмәтне акларга тырышачакмын”, - дип белдерде 23нче санлы мәктәп укучысы Гадел Мингазов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
“Оныгыбызга дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Бүген ул шушындый дәрәҗәгә ия булды. 14 яшьлек бала өчен бу чынлап та зур дәрәҗә. Мондый чара оештырып дөрес эшләгәннәр. Алдагы көннәрдә бу паспорт аңа максатларына ирешергә этәргеч булачак”, - дип, укучының әбисе Хәмидә Шакирова да шатлыгы белән уртаклашты.
Чара Татарстан һәм РФ гимннарын тыңлау белән дәвам итте. Иң соңыннан, паспорт алучылар Фәрит Мөхәммәтшин белән күмәк фотога төште.