Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды рәисе итеп Татарстаннан Марат Гомәровны билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды (мәхкәмәсе) рәисе итеп Марат Гомәровны билгеләү турындагы указны имзалады.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды (мәхкәмәсе) рәисе итеп Марат Гомәровны билгеләү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

«6 еллык эш срогына Белгород өлкәсе Арбитраж суды рәисе итеп Гомәров Марат Илгиз улын билгеләргә», — диелә документта.

Элегрәк Марат Гомәров Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары вазифасын башкарган.