Эшкуар Альберт Хуҗин Мөслим районы башлыгы булачак

Бу Түбән Кама мэры Айдар Метшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алуы һәм бүгеннән үз эшенә керешүе белән бәйле.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Мөслим муниципаль районының «Август-Агротехнологияләр» дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин район башлыгы булып сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Бу Түбән Кама мэры Айдар Метшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алуы һәм бүгеннән үз эшенә керешүе белән бәйле. Айдар Метшин белән формаль булмаган хушлашу бу ялларда булып узды.

Альберт Хуҗин «Август-Агротехнологияләр» дилерлык үзәге белән җитәкчелек итә. Әлеге үзәк «Август-Агро» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составына керә, аның җир кишәрлеге 160 мең гектардан артык. «Август-Агро» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Россиядәге иң эре рапс җитештерүче оешма, шулай ук Ноу-Тилл технологиясе буенча көнбагыш, борчак, бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнә.

Альберт Хуҗин дәүләт хезмәтендә эшләү буенча тәҗрибәгә ия, ул Мөслим районы башкарма комитетында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән.