Исхаков: Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә килүе - Татарстан Президенты казанышы да

5 октябрядә Россиянең һәм Согуд Гарәбстанының беренче рәсми затлары очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). 5 октябрядә, Россия – Согуд Гарәбстаны багланышлары тарихында беренче тапкыр, Согуд Гарәбстаны Короле Россиягә килә. Россиянең һәм Согуд Гарәбстанының беренче рәсми затлары очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны лидерының Россиягә килүе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның февраль аенда Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдел-Азизо аль-Сауд белән очрашу нәтиҗәсе. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюда сөйләде.

“Корольнең бүгенге сәфәре – бу күпмедер күләмдә Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге безнең делегациянең казанышы. Мин Россиянең Ислам конференциясе оешмасында тулы вәкаләтле вәкил булганда Согуд Гарәбстанында яшәдем. Бу мәсьәлә күп тапкырлар төрле дәрәҗәләрдә күтәрелде һәм бернинди чишелеш тапмады”, – дип сөйләде Исхаков.

Аның сүзләренчә, Россия Президентының чакыруына уңай җавапны Рөстәм Миңнеханов быел февраль аенда Согуд Гарәбстаны монархы белән очрашу вакытында алган.

“7 февральдә без Согуд Гарәбстаны Короле кабул итүендә булганда, Рөстәм Нургалиевичның дипломатиясе безгә уңышлы әңгәмә корырга ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Камил Исхаков. – Без барыбыз да Корольнең берничә җитди белдерүе шаһиты булдык. Шуларның берсе – Рөстәм Нургалиевичның: "Владимир Владимирович Сезне тагын бер кат Россиягә чакыруын тапшырырга кушты һәм без Сезнең, һичшиксез, Россиягә эшлекле сәфәр белән киләчәгегезне раславыгызны белергә теләр идек”, – диде. Һәм ул шунда ук, нәкъ менә Рөстәм Нургалиевичка: “Мин сезгә ышандырам, быел мин сезгә киләчәкмен, тик кышын түгел”, – дип җавап бирде.

“Согуд Гарәбстаны короле визиты – бу бик зур вакыйга. Россиядән беренче илче Кәрим Хәкимов булган, аның тырышлыгы ярдәмендә 1926 елда СССРны беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны таныган. Әгәр дә 1937 елны Сталин режимы Кәрим Хәкимовны җәзалап үтермәгән булса, бүген без Согуд Гарәбстаны белән дуслар булып эшчәнлек алып барыр идек. Кәрим Хәкимовны җәзалап үтергәнне белгәч, Согуд Гарәбстаны короле СССР белән барлык дипломатик элемтәләрне өзгән. Һәм бу урынны америкалылар алган. Шуннан соң 50 ел дәвамында диярлек дипломатик мөнәсәбәтләр яңармаган”, – дип шәрехләде Камил Исхаков.