Кондратьев сайлау көннәрендә 18 яшь тулачак сайлаучыларга сюрприз вәгъдә итә

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Яшел Үзән участокларының көзге сайлауларга әзерлеген тикшерде.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Андрей Кондратьев җитәкчелегендә Яшел Үзән районының участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Эш сәфәре барышында Кондратьев участокларның әзерлеген тикшерде һәм яшь сайлаучылар белән очрашты.

«Тавыш бирү башланганчы нәкъ бер атна калды. Без сайлауларга әзерлек буенча финиш сызыгына чыгабыз. Көн саен укулар үткәрәбез, республика районнары һәм шәһәрләренә барабыз, участок сайлау комиссияләренең әзерлеген тикшерәбез. Сайлау участокларын шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү төгәлләнде. Барлык 2,8 мең участок сайлау комиссиясенең барысы да антисептиклар, дезинфекцияли торган келәмнәр, контактсыз термометрлар, битлекләр, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар запасы белән тәэмин ителгән», – дип сөйләде Андрей Кондратьев семинар-киңәшмә барышында.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы көз көне республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе узачагын искәртте: ТР Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук ике округ буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар. Яшел Үзәндә Андрей Кондратьев шулай ук 1500 нче участокта яшь сайлаучылар белән очрашты. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе аларга сайлауга чакыру тапшырды.

«Без беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучыларга сайлауга килергә чакыру җибәрдек. Кайбер районнарда без чакыруларны шәхсән үз кулларына тапшырдык. Ә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне сайлау участокларында сюрпризлар көтә», - диде Кондратьев.

Татарстанда беренче тапкыр сайлауларда 7,4 меңнән артык сайлаучы катнаша алачак. Шул ук вакытта тавыш бирү көннәрендә 312 сайлаучы 18 яшь тулуын билгеләп үтә. Тулаем алганда, 2020 елның 1 июленә сайлау хокукына 2,9 млн татарстанлы ия.

  • Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Өч көндә дә сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.