news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Татарстанга киләсе елда онлайн-тавыш бирүне сынап карарга тәкъдим итте

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич электрон тавыш бирүне җирле дәрәҗәдә сынап карарга мөмкин дип саный.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич киләсе елда Татарстанда муниципаль әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча электрон тавыш бирү үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында белдерде.   

«Киләсе елда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан бу хәрәкәт [электрон тавыш бирү] лидерларының берсе була алыр иде. Мәсәлән, язын шундый тавыш бирү тесты үткәрелсә. Республикада танылган «Волга» эксперт клубы бар, ул ТР Иҗтимагый палатасы, Россия Иҗтимагый палатасы ярдәме һәм Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә әлеге тест моделен тәкъдим итә алыр иде», — диде Малькевич.

Аның сүзләренә караганда, дәүләт хезмәтләре порталына тоташтырып, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча электрон тавыш бирүнең кайда узачагын билгеләргә кирәк. Әйтик, ул Иннополис яки Казан булырга мөмкин.

Электрон тавыш бирү Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сыналды инде. Сентябрьдә узачак сайлауларда аны Ярославль һәм Курск өлкәләрендә сынап караячаклар, дип искәртте Малькевич. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100