news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: 13 сентябрьдә сайлауларны ачык һәм легитим итә алачакбыз

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә канәгатьсезлек булмады.

Андрей Кондратьев: 13 сентябрьдә сайлауларны ачык һәм легитим итә алачакбыз
Татар-информ архивы

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Диана Авакян). 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә күзәтүчеләрнең профессиональ эше Татарстанда сайлауларның ачыклыгын һәм легитимлыгын раслаячак. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

Ул 1 июльдә узган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча уңышлы плебисцитны билгеләп үтте. Процедураны оештыру буенча Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата, Роспотребнадзор ягыннан шелтәләр булмады.

«Без иң зур һәм мөһим сайлау кампаниясе — барыннан да элек, республика Президентын, Түбән Кама округында Дәүләт Думасы депутатын, Алабуга округында ТР Дәүләт Советына депутат сайлау һәм 7 меңнән артык мандатка зур муниципаль сайлау кампанияләре эшен башладык», — диде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100