news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев Президент Рөстәм Миңнехановның яңа срокка баруына үз фикерен белдерде

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеген сайлауларда катнашырга әзер булуын раслады.

Наил Мәһдиев Президент Рөстәм Миңнехановның яңа срокка баруына үз фикерен белдерде

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Югары вазифа биләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чын тормышны белә һәм авыр хәлләрдән чыгуның оптималь юлларын табарга сәләтле. Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчесенең яңа президент срогына чыгу карарына шундый фикер белдерде.

«Хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның чираттагы президент срогына чыгуы — республика өчен бик яхшы. Без Президентны беләбез, ул шактый таләпчән, гадел кеше. Үз дә эшли һәм кешеләрне дә эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәләрен Яр Чаллы шәһәренә карап та күрә аласыз. Бу юллар төзелеше дә, мәктәпләр, социаль-мәдәни объектлар төзелеше дә. Бу үзгәрешләр — Татарстан Республика Президентының актив, позитив һәм кешеләр өчен эшләвен күрсәтә», — диде Мәһдиев.

Автокала мэры әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов республика халкы мәнфәгатьләрен һәрчак әһәмиятле урынга куя. Коронавирус пандемиясенә бәйле авыр вакытлар килгәч, ул «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» программасын башлап җибәрде, азык-төлек җыелмалары тарату турында карар кабул итте.

«Мондый авыр вакытта безнең республиканы шундый кеше җитәкләве бик мөһим. Төрле вазгыятьтә, шул исәптән кризислы хәлләрдә дә Татарстан Республикасы Президенты бу катлаулы ситуацияләрдән минималь югалтулар белән чыгарга ярдәм итә торган карарлар таба. Шуңа күрә, Рөстәм Нургалиевичның чираттагы президент срогына баруын хуплыйм. Безнең Президентның барысы да килеп чыгачак. Көчле, квалификацияле команда бар һәм без дә шушы командага керәбез», — диде Наил Мәһдиев.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов көз көне булачак ТР Президенты сайлауларында катнашырга әзер булуын раслаган иде. «Ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә! Мин теләсә нинди чакыруларга әзер», — диде ул Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100