Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты

РФ Президенты рәислегендә төбәк башлыклары һәм депутатлар күп функцияле үзәкләр челтәрен үстерү, социаль хезмәтләрнең бәйсез бәясе, авария хәлендәге

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия Федерациясенең Дәүләт Советы һәм Социаль-икътисади үсеш буенча максатчан күрсәткечләрне мониторинглау буенча комиссиянең уртак утырышында катнашты. Татарстан башлыгының матбугат хезмәте язганча, утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган.

Төбәк җитәкчеләре, федераль министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары күп функцияле үзәкләр (КФҮ) челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү хакында фикер алышты. Шулай ук социаль хезмәтләрнең бәйсез бәясе, авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләләрен карады.

Утырышны ачып, Владимир Путин ассызыклаганча, соңгы елларда граждан өчен әһәмиятле өлкәләрдә, ягъни сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгында, уңай үзгәрешләр динамикасы күзәтелә

Ул искә төшергәнчә, хәзерге вакытта илдә барлык төр дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче 3  мең күпфункцияле үзәк эшли. Узган ел алар 60 миллионнан артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән.

"Безнең көн тәртибендәге тагын бер җитди мәсьәлә  – авария хәлендәге торакны бетерү. Монда сүз миллионлаган квадрат метрлар турында бара. Без алдыбызга бик катлаулы максат куйдык – 2017 елның сентябренә кадәр 700 мең гражданны яңа уңайлы торак белән тәэмин итергә", – диде Россия Президенты.

Ул искә төшергәнчә, 2017 елның сентябренә кадәр 711,6 мең кешене торакларыннан күчерергә кирәк. Быелның 1 апреленә 520 мең кеше (73 процент) яңа торак алган инде.

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә төбәк җитәкчеләре белән берлектә авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча даими гамәлдәге механизмнар булдырырга һәм аларны 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап эшләтеп җибәрергә боерды. Ә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә алган Торак-коммуналь хуҗалык фондының эшен күчеш чорында озайтырга кирәк, дип искәртте Владимир Путин.