«Бердәм Россия» төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе килешү төзеде

Бүген Профсоюзлар федерациясе 4996 беренчел профсоюз оешмасын берләштерә, алар 775 138 кешене берләштерә. Яшьләр советы эшли.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Профсоюзлар федерациясенә керүче тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парламент җитәкчесе профсоюз хәрәкәте лидерлары белән илнең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр турында фикер алышты. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек һәм үзара багланышлар турында килешү имзаланды. Документка Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева кул куйды.

«Татарстанның һөнәри берлекләр хәрәкәте Россиядә иң күпсанлылардан исәпләнә. Төрле предприятиеләрдә эшләүчеләрнең социаль хәле, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү нәкъ менә сезнең ничек эшләвегезгә бәйле», - диде Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы узган ел ахырында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү имзалануын искәртте. Мондый килешүләр республикада 2007 елдан бирле имзалана. «Болай рәвешле эшләү хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итәргә, көнүзәк бурычларны хәл итү өстендә бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә», — дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп макроикътисади күрсәткечләрен әйтеп узды һәм аларның уңай динамика күрсәтүен искәртте. «Татарстан Президенты тарафыннан зур бурыч — икътисадның еллык үсешен кимендә 5 процент итү бурычын куелды — диде ул, — без барыбыз да аны гамәлгә ашыруга кушылырга тиеш».

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем эшчәнлегенә аерым тукталды. «1993 елда кабул ителгән Конституция үз миссиясен үти — Россиянең күпмилләтле халкын берләштерү, илнең күп кенә уңышлары Төп канунда язылган нигезләмәләр белән бәйле, — дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, — төзәтмәләр өстендә эш киеренке барды, дискуссияләр күп булды».

Үзгәрешләр Конституциянең халыкара шартнамәләр таләпләреннән һәм халыкара органнар карарларыннан өстенлеген билгели. Кертелә торган үзгәрешләр нигезендә федераль парламентарийлар, министрлар, судьялар, РФ субъектлары җитәкчеләре чит ил гражданлыгы яисә чит дәүләт территориясендә даими яшәргә мөмкинлек бирә торган башка төрле документ ала алмыйлар.

Хакимиятнең бердәм системасы принциплары беркетелә. Җирле үзидарәнең вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре арта. Муниципалитетларга тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен финанс ресурслары белән тәэмин итү мәсьәләсе һәм аларның салым базасын ныгыту, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, федераль законнар кысаларында хәл ителәчәк.

Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе бәхәсле булып чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин бу теманы эшче төркем әгъзаларының Россия Президенты белән очрашуында күтәрде. Владимир Путин тел һәм этник төрлелекне конституцион яклау идеясен хуплады. «Күпмилләтле һәм төрле телләрдә сөйләшүче халыкларның бергә яшәүләре — илебезнең уникальлеге», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.