Инвалидлар Россиянең теләсә кайсы төбәгендә парковкаларда бушлай машина куя ала

Тиешле төзәтмәне инвалидларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турындагы закон проектының икенче укылышына әзерләгәннәр.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). "Бердәм Россия"дә инвалидларны Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә махсус урыннарда түләүсез парковка белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Тиешле төзәтмәне инвалидларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турындагы закон проектының икенче укылышына әзерләгәннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм ил - уңайлы мохит" партия проекты координаторы Михаил Терентьев белдерде.

"Төзәтмәнең асылы инвалидның үзе идарә итә торган яки инвалид һәм (яки) инвалид баланы йөртүче, яшәү урынына бәйсез рәвештә, инвалидларның федераль реестрыннан файдалану аша транспорт чарасын парковкалау өчен бушлай урыннар куллану хокукын гамәлгә ашыру механизмын ачыклаудан гыйбарәт", - дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, машина кую хокукына ия булу өчен, башка төбәкләргә чыкканда документларын 10-14 көн алдан, автомобиль турында мәгълүматлар килү урыны буенча реестрга кертү өчен тапшырырга тиеш. Шул ук вакытта барыбер дә инвалид икәнлекләрен турыдан-туры раслау зарур. Терентьев сүзләренчә, мондый процедура башка төбәкләрдә яшәүче кешеләр өчен уңайлы түгел.