^Ялтада “Ялта конференциясе”нә багышланган чаралар үтәчәк

^Ялтада “Ялта конференциясе”нә багышланган чаралар үтәчәк

(Симферополь, 4 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Иртәгә Ялтада У.Черчилль, Ф.Рузвельт һәм И.Сталин тарафыннан сугыштан соңгы дөнья төзелешен билгеләүче документка кул куелган Ялта конференциясенә 60 ел тулу уңаеннан (1945 ел) кайбер чаралар үткәреләчәк. Анда Россия, Бөекбритания, АКШ, Франция һәм Белоруссия делегацияләре очрашачак. Ялтада шулай ук Украина, Россия һәм Белоруссиядән парламентарийлар дәрәҗәсендәге 10-12шәр кешедән торган делегацияләр дә очрашачак. Кырым вице-премьеры В.Казарин белдерүенчә, 150дән артык төрле ил галимнәре бу вакыйгага багышланган фәнни конференция үткәрәчәк.

Чараларда 1945 елда Ялта конференциясен үткәрүне тәэмин иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары (очучылар, машина йөртүчеләр, зенитчылар һәм сакчылар да катнашачак. Ялтаның Ф.Рузвельт урамында Рузвельтка бюст кую да планлаштырылган.

В.Казарин фикеренчә, Кырымда И.Сталин, Ф.Рузвельт һәм У.Черчилльгә һәйкәл куюны Сталинга дип түгел, ә зур өчлеккә һәйкәл кую дип кабул итәргә кирәк икән. Ул шулай ук, кырымтатар лидерларының көч кулланып диярлек, Симферопольдә хокук яклаучы Петр Григоренкога һәйкәл куюларын һәм Кырым халкының моның белән килешүен искә төшерде. Белгәнебезчә, Кырым татарлары Кырымда Сталинга һәйкәл куйдыруга каршы һәм шуны тормышка ашыруга омтылган В.Казаринны Югары Рада депутаты вәкаләтләреннән азат итүне таләп итәчәк. Симферопольнең В.Казарин депутат итеп сайланган Каменка бистәсе сайлау округына кергән Кырым татарлары бу турыда үз фикерен ачык итеп әйтә.