Дмитрий Медведев Россиянең Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын раслады

Документ Россия халыкларының этномәдәни үсешенә ярдәм күрсәтү өчен 76 чара үткәрүне күздә тота.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019-2021 елларда Дәүләт милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын раслау турындагы боерыкны имзалады. Документ Россия халыкларының этномәдәни үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 58 пункттан тора. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Стратегияне киләсе этапта – 2019-2021 елларда гамәлгә ашыру планын әзерләгәндә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларның тәкъдимнәре исәпкә алынган. План барлыгы 58 пункттан тора, дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре буенча 76 чара үткәрүне күздә тота», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.Проектның планын 2018 елның 19 декабрендә Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы утырышында карап, хуплаган. Дмитрий Медведев имзалаган боерык текстыннан күренгәнчә, РФ субъектлары башкарма хакимият органнарына РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча төбәк планнарын әзерләргә тәкъдим ителә.Декабрь башында РФ Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 декабрьдә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышын үткәрде, аның барышында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңартылган Стратегияне бик уңышлы дип тапты.