Дәүләт Думасына хоспис системасын үстерергә мөмкинлек бирүче канун проектын кертү ниятләнә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның инициативасы хоспислар төзү өчен бушлай җир бүлеп бирүне күздә тота.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-Информ», Кристина Васильева). Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов Дәүләт Думасы каравына хоспислар төзү өчен бушлай җир бүлеп бирүне күздә тоткан канун проекты кертергә ниятли. Түбән палатадагы республика вәкиле «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, илдә барлык авырулар өчен дә хоспислар җитмәгәнлектән, аларны сафка бастыру бик тә актуаль.
 
«Без илдә хоспислар санын арттыру өчен кешеләрнең активлыгын ничек тә булса стимуллаштыру җаен табарга телибез. Вариантларның берсе – финанс ресрусларын туплап, хоспислар төзи алырлык фондларга бушлай җир бирү мөмкинлеген табу», – дип хәбәр итте депутат.
 
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Илдар Гыйльметдинов тарафыннан әзерләнгән канун проекты эксперт комитеты аша узган инде.