news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Сентябрьдәге сайлауларда участокларда барлык санитар нормалар да үтәләчәк

13 сентябрьдә Татарстанда ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

Кондратьев: Сентябрьдәге сайлауларда участокларда барлык санитар нормалар да үтәләчәк
Руслан Рахимов

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда көзгә билгеләнгән сайлауларда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия күләмендәге тавыш бирүдә каралган барлык санитар-эпидемиология нормалары да үтәләчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«13 сентябрь көнне сайлауларның бөтен спектры тәкъдим ителәчәк. Бездә бу вакытта эпидемиологик вазгыять җайланыр дип өметләнәм. Үзәк сайлау комиссиясе бүген Роспотребнадзор белән бик тыгыз эшли, ике ведомство да яхшырак әзерләнергә һәм барысын да күздә тотарга кирәк дип саный», - диде Кондратьев.

Сайлау алды кампаниясе инде башланды һәм хәзер барлык кандидатлар да кирәкле документлар тәкъдим итә.

«Президент кампаниясе – республикадагы мөһим сәяси вакыйга, шул ук вакытта без тагын 7,5 мең муниципаль депутат сайлаячакбыз», - дип искәртте спикер.

Участокларда сайлаучыларның иминлегенә бәйле тулы циклның тәэмин ителүе мөһим иҗтимагый-сәяси момент булды, дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100