news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлауда онлайн һәм почта аша тавыш бирү булмый

Электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирүне быел Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә кулланалар.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда сентябрьдә узачак сайлауда электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү ысулы кулланылмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Электрон тавыш бирүгә карата бәхәс бара. Бүген бу тәҗрибә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә генә кулланылуын расладылар», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Андрей Кондратьев фикеренчә, Татарстанга киләчәктә дистанцион электрон тавыш бирүне үткәрү мөмкинлегенә әзерләнергә кирәк. «Без электрон тавыш бирүдән баш тарта алмыйбыз. Бу сайлау системасының киләчәге. Ягъни мондый мөмкинлек каралырга тиеш. Бу хәзерге эпидемиологик хәлгә бәйле, ул тавыш бирүнең куркынычсыз ысулы», — дип ачыклык кертте ул.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле советлар депутатларын сайлаулар узарга тиеш. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар планлаштырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100